Глос теле ‒ халыкара хәбәрләшү өчен махсус эшләнгән ярдәмче тел. Бу телнең берничә үзенчәлеге бар:
- Аңарда сүзләрнең әйтелеше даими һәм язылышы авазларга тәңгәл китерелгән.
- Структурасы гади, ул сүзләрнең мәгънәсенә нигезләнгән.
- Бу ‒ төрләнешләре булмаган аналитик тел. Күпмедер сүз генә грамматик үзенчәлекләрне ачыклый.
- Барыннан да бигрәк, глос теле ‒ халыкара нейтраль тел, аңарда латин һәм грек теленнән алынган фәнни тамыр сүзләр файдаланыла.